Чүпрәледә өч катлы торак йорт төзелә

Анда барлыгы 24 фатир булачак

 (Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Чүпрәле муниципаль районында өч катлы торак йорт төзелә. Объектның прорабы Михаил Васильев сөйләгәннәрдән аңлашылганча, йортның нигезен 9 апрельдә үк казырга керешкәннәр. Менә хәзер икенче катның да яртысы тәмамланаган. Йорт өч катлы, 24 фатирлы булачак.

Төзелешне башлап ахырына кадәр җиткерү эшен Чувашия Республикасының Комсомольск районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Энергосервис” җәмгыяте үз өстенә алган. Төзүчеләр әлеге объектны ел ахырында файдалануга тапшырмакчы, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.