“Татнефть” тагын бер уникаль медицина объекты төзеде

Әлмәттә компания медсанчастенең дәвалау-хирургия корпусы ачылды.
(Әлмәт, 26 июнь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Әлмәттә тантаналы шартларда “Татнефть” ААҖ медицина-санитар частенең дәвалау-хирургия корпусы ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге уникаль объектның барлыкка килүе “Татнефть”нең социаль юнәлештә эшләвенең тагын бер дәлиле, шәхси-дәүләт партнерлыгының үрнәге булып тора. Премьер компания җитәкчелегенә шушы кыйммәтле объектны төзү турында гади булмаган карар кабул итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Бу яхшы инвестицияләр – республиканың бөтен көньяк-көнчыгышы сәламәтлегенә инвестицияләр”, - дип йомгаклады үз сүзен Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты исеменнән ул корпус төзелешендә катнашкан кешеләргә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.

“Татнефть” генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов белдергәнчә, корпусны төзүгә һәм аны иң алдынгы медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә компания 1,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән. Бу объектны сафка бастыру медицина хезмәтләре дәрәҗәсе һәм сыйфатын шактый арттырачак, яңа дәвалау юнәлешләре – офтальмология, кардиохирургиягә һ.б.ларга башлангыч салачак. Әлмәткә уникаль җиһазда эшләү өчен илнең башка төбәкләреннән зур белгечләр чакырылган. Моннан тыш, медсанчастьнең дистәләгән табиблары әйдәп баручы медицина үзәкләрендә, шул исәптән чит илләрнекендә, белем алган.

Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов фикеренчә, комплексның киләчәге зур һәм Әлмәт “медицина Мәккәсе”нә әйләнергә мөмкин. Аның сүзләрен Россиянең әйдәп баручы кардиохирургы Ренат Акчурин да раслады. Илебез буйлап мондый медицина үзәкләрен бер кулдагы бармаклар белән генә санарлык, ди ул.

Медсанчастьне киң колачлап төзекләндерү эшләре узган гасырның 90нчы елларында ук башланган. Биредә заманча диагностика үзәге һәм поликлиника төзелгән. Яңа хирургия корпусы сафка бастырылгач, бу учреждение республиканың иң эре һәм техник яктан яхшы җиһазландырылган медицина үзәге булды.
Әлмәт хакимияте башлыгы Ришат Әбүбәкеров сүзләренә караганда, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге турында кайгырту компания социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Төбәктә соңгы елларда нефть компаниясе акчаларына дистәләгән медицина объектлары ремонтланган һәм төзелгән, шәһәр һәм район хастаханәләренә иң заманча җиһазлар кайтарылган.

“Татнефть” матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Гаилә елында компания хисабына Гаиләне планлаштыру үзәге төзелә башлаган. Ул гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуны, нефть краенда демографик вәзгыятьне яхшыртуны максат итеп куячак.