Радий Хәбиров өстендә болытлар куера

Башкортстан Президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбировның керемнәрен республиканың Контроль-хисап палатасы тикшерәчәк
(Уфа, 26 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбировның керемнәрен республиканың Контроль-хисап палатасы тикшерәчәк.
Элегрәк хәбәр ителүенчә, Радий Хәбировның бар мөлкәтен һәм керемнәрен республикада күптән түгел оештырылган Коррупциягә каршы махсус комиссия тикшерергә тиеш иде. Әмма хәзер башка карар кабул ителгән булып чыкты.
Исегезгә төшерәбез, Президент Мортаза Рәхимовның 22 июньдәге махсус фәрманы нигезендә, аның хакимияте идарәсе башлыгы Радий Хәбиров эшеннән читләштерелгән иде. Шул фәрманнан күренүенчә, “Радий Хәбиров үз вазыйфасыннан, аның үз милке һәм керемнәре турындагы мәгълүматларның дөреслеген тикшереп беткәнче”, дигән аңлатма белән эшеннән алына. Фәрманның эчтәлеген бу дүшәмбедә БР Хөкүмәте утырышында премьер-министр Раил Сарбаев укып ишеттерде.
Әлеге көндә Радий Хәбировның кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Ләкин үзенә кагылышлы фәрман игълан ителгәч тә, президент хакимияте башлыгы бу хәлгә бик нык аптыравын белдерде. Алай гына да түгел, үзенең намусын яклап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген дә әйтте ул.
Соңгы ике атна эчендә Россиянең кайбер матбугат басмалары һәм электрон мәгълүмат чаралары Радий Хәбировны Мәскәүгә эшкә алалар икән, дигән хәбәрләр тараткан иде. Нәкъ менә 23 июнь көнне Р. Хәбиров үзенең яңа вазыйфасына керешергә тиеш иде. Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары хезмәтендә булырга тиеш иде ул, төрле фаразларга караганда. Шул ук матбугат басмалары Радий Хәбиров Мәскәүдә чыныгу алганнан соң, ярты елдан Башкортстанга, Мортаза Рәхимовка алмашка, Президент булып кайтарылачак, дип тә хәбәр итеп өлгергән иде. Әмма Мортаза Рәхимовның фәрманы Мәскәүнең планнарын бозып куйды шикелле. Димәк, М. Рәхимов Радий Хәбировның үзенең дәвамчысы булуын теләми булып чыга.