Наркотиклар Башкортстанга да куркыныч белән яный

Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе бүген республикада төрле чаралар, “түгәрәк өстәлләр”, матбугат очрашулары оештыра
(Уфа, 26 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе бүген республикада төрле чаралар, “түгәрәк өстәлләр”, матбугат очрашулары оештыра.
Барлык бу чаралар наркоманиягә каршы халыкара көрәш көнен билгеләүгә багышлана.
Бүген “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Башкортстанда наркотикларга бәйле иң соңгы вакыйга турында кат-кат әйтелде. Уфага кергәндә, ике көн элек, бер җиңел машинаны тикшергәндә, 10 килограмм героин табылды. Аны көньяк тарафлардан килүчеләр яшереп кенә Уфага алып кермәкче, аннан соң сатмакчы булган. Әле бу җинаять очрагы буенча тикшерү башланды. 10 кило героин тартып алу соңгы айлардагы зур казаныш булып тора. Шул кадәр әфьюннән бер тапкыр кулланылучы меңнәрчә доза зәһәр эшләргә исәпләгән булгандыр явыз ниятле кешеләр.
Бүгенге очрашуларда һәм “түгәрәк өстәлләр”дә чыгыш ясаучылар фикеренчә, Башкортстанга наркотиклар агымы һаман саен арта гына бара. Бу елның биш аенда гына да Башкортстанда әфьюннәргә бәйле 700гә якын җинаять теркәлгән. Бу исә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 22 процентка артыграк килеп чыга.
Әфьюннәр әйләнешен тикшерүнең Башкортстан идарәсе матбугат сүзчесе Константин Максимов әйтүенчә, барлык ачыкланган җинаятьләрнең 445е авыр һәм бик авыр җинаятьләр исемлегенә керә. “412 очрак әфьюннәр белән алыш-биреш итүгә бәйле. Республикада тикшерелгән җинаять эшләренең 76сында җинаятьчел төркемнәрнең катнашкан булуы мәгълүм. Шулай ук 32 наркопритон эшчәнлегенә чик куелды”, - ди Константин Максимов.
Әлеге вакытта барлык ачылган җинаятьләрдән 200гә якынына карата эшләр мәхкәмәгә тапшырылган. Әфьюннәр белән алыш-бирештән алынган акча күләме 3 миллион ярым сум чамасы тәшкил иткән. Бу ел башыннан канунсыз әйләнештә 20 меңнән күбрәк доза ясарлык әфьюннәр тартып алынган.
Башкортстанга Украинадан көчле тәэсир итүче матдәләр кертү юлы ябылуы турында да әйтә наркотикларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре. Әфьюннәр, нигездә, Таҗикстан, Үзбәкстан тарафларыннан килә Башкортстанга. Җинаятьчеләр зур-зур төркемнәргә дә берләшеп үзләренең кырын гамәлләрен киң җәелдерә.
Башкортстанның үзендә дә тик ятмыйлар. Хәтта табиблар да җиңел баерга тырыша. Мисал өчен, Уфадагы бер поликлиника баш табибы урынбасары, көчле тәэсир итүче даруларга рөхсәт кәгазьләре язып, акча эшләү юлын җайга салган. Хәзер ул вазыйфасыннан алынган һәм аның хилафлыкларын тикшерү тәмамланып килә.