Мәскәү татар мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды

Мәскәүнең 1186 санлы татар этномәдәни компонентлы урта гомумбелем мәктәбендәге чыгарылыш кичәсе - укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен зур бәйрәмгә әверелде
(Мәскәү, 26 июнь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәүнең 1186 санлы татар этномәдәни компонентлы урта гомумбелем мәктәбендәге чыгарылыш кичәсе - укытучылар, укучылар һәм ата-аналар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Муса Җәлилнең 100 еллык юбилее уңаеннан аңа татар халкының герой-шагыйре исеме бирелде.
Гомумән алганда, мондый мактаулы исемне йөртү дәрәҗәсенә мәктәп үзенең укудагы уңышлары, төрле олимпиадаларда җиңеп килүе, спорттагы, үзешчән сәнгатьтәге һәм иҗтимагый тормыштагы уңышлары өчен иреште. Моны ул бу уку елындагы уңышлары белән дә исбатлады. 2008 елгы чыгарылыш укучылары арасындла – өч медалист бар. Укуны алтын медаль белән Шамил Гаратуев, көмеш медальләр белән Динара Мизяметдинова һәм Әнвәр Фәттахов тәмамлады. Чыгарылыш укучыларының яртысы диярлек мәктәпне «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә бетереп чыктылар. Бик күп укучыларга өлгереш аттестатыннан тыш, әле аерым фәннәрне үзләштерү, спортта, класс һәм мәктәп тормышында актив катнашулары өчен «Аерым казанышлар өчен» («За особые заслуги») дигән мактау грамоталары да тапшырылды.
Әлеге тантаналы кичә 17 чыгарылыш укучысы өчен оештырылган иде. Шунысы да игътибарга лаеклы, быелгы чыгарылыш укучылары – мәктәп белән яшьтәшләр, алар бу мәктәп ачылу белән беренче сыйныфка килгән балалар. Шуңа күрә, татар мәктәбенең алмашсыз директоры Лемма Исхак кызы Гыйрфанова укучыларга мөрәҗәгать итеп саубуллашу сүзләрен әйткәндә, күз яшьләрен тыя алмады.
Чыгарылыш укучыларына җылы котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән ТРның РФдәге вәкиллеге, район мәгариф идарәсе вәкилләре, укытучылар, ата-аналар мөрәҗәгать итте. Үзләренең теләкләрен алар төрле истәлекле бүләкләр белән ныгыттылар.
Кичәнең тантаналы өлешеннән соң укытучылар көче белән оештырылган бик күңелле концерт күрсәтелде.