Казанда Халыкара Яшьләр Форумына әзерлек буенча эш киңәшмәсе үткәреләчәк

Халыкара Яшьләр Форумында Россия һәм Ауропа Советы илләреннән вәкилләр катнашачак
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 28 нче июньдә “Сөләйман-палас” отеленең конференц-залында Халыкара Яшьләр Форумына әзерлек буенча эш киңәшмәсе узачак. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, киңәшмәдә министр Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктория Черкесова, Ауропа Советының яшьләр эшләре һәм спорт буенча директорат җитәкчесе Ральф-Рене Вайнгертнер, Россия балалар һәм яшьләр берләшмәләренең Милли Советы рәисе Александр Соколовның катнашуы ниятләнә.
Форум агымдагы елның декабрь аенда, Ауропа Советының 60 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылачак һәм яшьләрнең мәдәниара диалогы үсешенә йөз тотачак. Казан Россиянең төрле милләт һәм диннәрен тотучы 100 ләп вәкилен, Ауропа Советы илләреннән 50 гә якын кешене очраштырачак.
Ауропа Советының яшьләр эшләре һәм спорт буенча директорат фикеренчә, Татарстан әлеге чараны уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмаган, чөнки Казанның “Барыбыз да төрле – һәммәбез дә тигез” Ауропа яшьләр форумын уздыруда тәҗрибәсе бар инде. Моннан тыш, Казан - милләтара һәм диннәрара диалог хакимлек иткән толерант шәһәр.