Чиләбе Сабан туенда быел 50 меңнән артык кеше катнашыр дип фаразлана

Чиләбе өлкәсе Мәдәният министры Владимир Макаров матбугат конференциясендә өлкә татар милли бәйрәме Сабантуйда быел 50 меңнән артык кеше катнашачагын белдерде
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Чиләбе өлкәсенең татар милли мәдәни-спорт бәйрәме Сабантуй 29 июньдә гадәттәгечә шәһәрнең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак.
Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Владимир Макаров белән үткәрелгән матбугат конференциясендә министр Сабантуйның быел Россия президенты тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында һәм Чиләбе өлкәсе оешуга 75 ел тулу алдыннан үткәрелүен белдерде һәм шуңа күрә бәйрәмнең барлык чаралары да шушы тема белән сугарылачагын ассызыклады. Министр шулай ук гомумхалык бәйрәменә әверелгән Чиләбе өлкәсе Сабантуенда 50 меңнән артык кеше катнашачагын да әйтте, дип хәбәр итә «Урал-пресс».
Паркның җәйге эстрада сәхнәсендә «алтын» гаилә парларын, эшче династияләрне, күпбалалы һәм яшь гаиләләрне котлаячаклар. Шушы ук сәхнәдә күрсәтеләчәк концерт программасында профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективлары, Татарстан һәм Башкортстаннан филармония артистлары, Чаллыдан баянчылар һәм «Ядкәр» фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.
Көне буена бу бәйрәм өчен традицион булган милли уеннар һәм ярышлардан: баганага менү, чүлмәк вату, бәрәнне колгага менеп алу, күңелле конкурслар, мавыктыргыч викториналар һәм, әлбәттә, милли көрәш буенча ярышлар узачак.
Программада шулай ук милли ризыклардан авыз итү, матурлык бәйгесе һ.б. да каралган. Җиңүчеләргә акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак һәм шулай ук символик приз – сарык уйнатылачак.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Альберт Еналиев билгеләп үткәнчә, монда иң әһәмиятлесе - балаларны әлеге бәйрәмгә якынайта башлау. Бу аларны туган җир тарихына якынайта, үз милләте белән горурлану һәм патриотизм хисе тәрбияли. Чөнки соңгы җанисәбе алу мәгълүматларына караганда, Чиләбе өлкәсендә 206 мең татар һәм 170 мең башкорт яши. Шуны искә алып, балалар өчен Сабантуй аерым мәйданда узачак.
Сабаентуен Чиләбе өлкәсе хөкүмәте, өлкә мәдәният министрлыгы, шәһәр администрациясе, татар конгрессының һәм башкорт корылтаеның өлкә башкарма комитетлары Татарстан һәм Башкортстан республикалары ярдәме белән оештыра.