Белгечләр мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-коммуникация технологияләр хакында фикер алыша

“Мәгарифтә мәгълүмати-коммуникация технологияләр: үсешнең глобаль тенденцияләре” халыкара конференциясе ачылды
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Полимедиа”, “Майкрософт Рус”, “АйСиЭл-КПО ВС” компанияләре, республика маркетинг тикшеренүләре, консалтинг һәм укыту үзәге белән берлектә оештырылган “Мәгарифтә мәгълүмати-коммуникация технологияләр: үсешнең глобаль тенденцияләре” халыкара конференциясе ачылды.
Конференциядә дөньяның төрле илләрендә гамәлгә ашырылган белем бирү учреждениеләрен мәгълүматлаштыруга кагылышлы уникаль масштаблы проектлар белән танышу, “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында уңышлы проектларны тәкъдир итү, мәктәпләрдә, югары уку йортларында инфокоммуникация технологияләрен эшкә җигү буенча практик эшләнмәләрне өйрәнү планлаштырыла.
Конференциядә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Рәшит Йосыпов, Мәскәү кунаклары, мәгарифтә мәгълүмати технологияләр буенча ЮНЕСКО институты вәкилләре катнаша.
Конференция башланыр алдыннан, катнашучылар игътибарына заманча инновация җиһазлары экспозициясе тәкъдим ителде. “Полимедиа” компаниясе SMART интерактив җиһаз базасында булдырылган заманча мультимедиа классы моделе белән таныштырды. Компания стендында дистанцион укыту элементлары белән инглиз теле дәресе үткәрелде.