«Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә

Шәһәргә 3 080 тартма кайтарылган, 35 тарату үзәге эшли.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шәһәргә 3 080 тартма кайтарылган, 35 тарату үзәге эшли. Үзизоляциядәге кешеләргә азык-төлекне волонтерлар тарата, район күләмендә авыл советлары аша тапшырыла.

Акция коронавирус инфекциясе аркасында катлаулы тормыш хәлендә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота.

Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелгән.