news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорның консультация үзәгенә коронавируска бәйле 1 млн шалтырату килгән

Сорауларның яртысыннан артыграгы вирус турындагы гомуми мәгълүматка: аның симптомнары, кисәтү чаралары, чирне беренче чиратта йоктыру ихтималы булган төркемнәр, тестлаштыру, шулай ук Россия субъектлары һ.б. илләрдәге актуаль эпидемиологик вазгыятькә кагылган.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле мәсьәләләр буенча 1 миллионнан артык шалтырату килгән.

«Сорауларның яртысыннан артыграгы вирус турындагы гомуми мәгълүматка: аның симптомнары, кисәтү чаралары, чирне беренче чиратта йоктыру ихтималы булган төркемнәр, тестлаштыру, шулай ук Россия субъектлары һәм башка илләрдәге актуаль эпидемиологик вазгыятькә кагыла», - диелә хезмәтнең сайтында.

Шулай ук кайбер сораулар хезмәт күрсәтү объектларының эш тәртибе, автотранспортта хәрәкәт итү, туристлык юлламалары, авиабилетлар өчен түләнгән акчаны кире кайтару шартларына (һ.б.) кагылган.

Әгәр кайнар элемтәгә мөрәҗәгать иткән гражданнарны кызыксындыра торган сораулар Роспотребнадзор компетенциясенә карамаса, белгечләр аларны тиешле оешмаларга җибәрә.

Консультация үзәге рус һәм инглиз телләрендә 8 (800) 555-49-43 номеры буенча тәүлек әйләнәсе эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100