news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемиягә бәйле чикләүләрне йомшарту өчен таләп ителә торган шартлар билгеле

Марина Патяшина җәмәгать туклануы нокталарын ачу, массакүләм чаралар уздыру турында сөйләде.

Пандемиягә бәйле чикләүләрне йомшарту өчен таләп ителә торган шартлар билгеле
Рамил Гали

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләрне бетерү мәсьәләсен көн тәртибенә кую өчен, Роспотребнадзор тарафыннан өч күрсәткеч билгеләнгән. Болар хакында «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина аңлатты.

Беренче күрсәткеч — вирус таралышы коэффициенты. Патяшина сүзләренчә, чикләүләрне бетерүнең беренче этабында бу күрсәткеч 1 дән кимрәк булырга тиеш. Бүген ул 0,9 тәшкил итә. Икенче этапка күчү өчен, коэффициент 0,8 булырга тиеш.

«Чикләүләрне бетерү өчен барлык этапларда хастаханәләрдә буш ятак урыннар 50 проценттан ким булмаска тиеш. Әгәр авырулар күпләп килә башласа, запас урыннар булырга тиеш. Бүген ятак урыннарның 40 проценты гына кулланылышта», — диде Патяшина.

Аның сүзләренчә, чикләүләрне бетереп, элеккечә эшли башлауга тестлаштыру күләме дә тәэсир итә. «Беренче этапта ул күрсәткеч 100 мең кешегә 70 булырга тиеш иде. Икенче этапта — 90. Соңгы җиде көндә тестлар саны 100 мең кешегә 108гә җиткерелде. Чикләүләрне бетерүнең өченче этабында тестлар саны 110 булырга тиеш. Бүген без өченче этап күрсәткеченә якынлашабыз», — диде.

Марина Патяшина сүзләренчә, бүген аны коронавируска тестлар уздыру күләме, ятак урыннар саныннан бигрәк чир таралышы коэффициенты борчый. «Вазгыять әле тотрыклы түгел, какшап китәргә мөмкин. Көн саен авыру очраклары 60-70 тән артмаса, чикләүләрне салдыруның икенче этабына килеп җитәрбез дип уйлыйм», — диде ул.

Баш санитар табиб әйтүенчә, җәмәгать туклануы нокталары да көненә 20-30 авыру очрагы теркәлә башлагач кына ачылырга мөмкин. «Ә массакүләм чараларны уздыруга бөтен чикләү чаралары бетерелгәч, битлекләрне салгач, вирус йоктыру куркынычы беткәч кенә рөхсәт булачак», — диде Патяшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100