news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина барлык сәүдә өлкәләрен кайсы очракта ачып булачагын әйтте

«Вирус таралышы күрсәткече ун көн дәвамында 0,8 процент булырга тиеш. Шул очракта, сәүдә объектлары, бәлки, ниндидер белем бирү, хезмәт күрсәтү өлкәләре ачылыр», — диде ул.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу сәбәпле эшен туктаткан барлык хезмәт күрсәтү өлкәләре кабат ачылсын өчен, авыру таралышы күрсәткече 0,8 процент булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина аңлатты.

Ул пандемия сәбәпле чикләүләрне бетерүнең беренче этабында чир таралу коэффициенты соңгы берничә көндә 1 дән кимрәк булырга тиешлеген әйтте. Бүген бу күрсәткеч 0,9 дәрәҗәсендә. 

«Әйтик, соңгы дүрт көндә 70 шәр авыру очрагы теркәлсә, алдагы дүрт көндә 80 шәр очрак булса, 70 не 80 гә бүләбез дә, 1 дән кимрәк чыга. Бу коэффициент шулай табыла», — диде.

Марина Патяшина әйтүенчә, атна-ике атна эчендә инфекция таралышы кими барса, 60-70 очрактан артмаса, сәүдә үзәкләре әкренләп ачыла башлау ихтимал. «Әйткәнемчә, вирус таралышы күрсәткече ун көн 0,8 процент булырга тиеш. Шул очракта, сәүдә объектлары, бәлки, ниндидер белем бирү, хезмәт күрсәтү өлкәләре ачылыр», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100