Әлмәттә мохтаҗ гаиләләр азык-төлек ярдәме алды

 «Игелекле Әлмәт» штабы волонтерлары 16 адресатка кирәкле продуктлар тутырылган 19 тартма таратты.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). «Игелекле ярдәм» шәһәр социаль проекты кысаларында Әлмәт гаиләләренә чираттагы ярдәм күрсәтелде. Аны район башлыгының Инстаграм директына һәм «Игелекле Әлмәт» штабының кайнар линиясенә шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать иткән кешеләр алды. Бу турыда муниципалитет администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүматны социаль яклау белгечләре тикшергән, бу гаиләләрнең чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булуын раслаган. Шуннан соң «Игелекле Әлмәт» штабы волонтерлары 16 адресатка кирәкле продуктлар тутырылган 19 тартма тараткан.

Авыр тормыш хәлендә калган халыкка ярдәм итү өчен район башлыгы инициативасы белән «Игелекле ярдәм» шәһәр акциясе оештырылды, ул беренче кирәкле азык-төлек товарларын тәэмин итүне күздә тота.

«Игелеклеле ярдәм» Әлмәттә яшәүче битараф булмаган кешеләрне, эшмәкәрләрне, җирле депутатларны, төрле бергәлекләрне берләштерде. Апрель өчен азык-төлек ярдәме 3,7 меңнән артык гаилә алган, 4,5 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тапшырылган.