Коронавирус аркасында чит илдә 2 ай яшәгән табиб АКШтагы вазгыять турында сөйләде

Әлфия Һадиева Америкада коронавирустан кешеләрнең күпләп үлүен раслады.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Лаеклы ялда булган табиб Әлфия Һадиева пандемия вакытында Американың Нью-Йорк шәһәре урамнарында кешенең күпләп чыгуы, кибетләрдәге чират урамга кадәр сузылуы хакында сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр итте.

«Нью-Йоркка 22 февральдә бардым, чөнки кызларым Америкада тора, оныгым туарга тиеш иде. Май уртасында кайтырмын дип уйладым, ләкин кайту юллары ябылды. Нью-Йоркта ашамлык кибетләренә кеше чыккан очракта гына кертәләр, аэропортта булганда билет алырга барганда чиратта ара калдыру булмады. Балалар мәйданчыклары, парклар бикле, әмма хәзер кайбер җәмәгатьчелек урыннарына кертә башладылар», — диде ул.

Әлфия Һадиева Америкада үлүчеләр бихисап булуын әйтте. «Без тора торган якта бер хастаханә бар иде, ике яклап урамнарын ябып, шунда ук палаталар ясап, мәетләр алып чыгалар иде. Роберт Галиуллин белән Зөлфия Максутова Россиягә кайтуны оештырдылар, Зөлфия ханымның китәргә җыенганда гына температурасы күтәрелде. Ул безнең белән кайта алмыйча калды. Американың татар җәмәгатьчелегенә рәхмәтлемен», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Америкадан барлыгы 35 кеше кайткан. «Билет кассалары янында, очкычка керергә чират торулар булды, сайлап кына чыгардылар. Нью-Йорктан Мәскәүгә очтык, Мәскәүдән Уфага җибәрделәр, Уфадан Татарстан кешеләре каршы алды, паеклар бирделәр. Чемоданнарыбыз бер автобуска гына сыеп бетмәде. 7 июньгә кадәр Казанның бер кунакханәсендә изоляциядә торачакбыз», — дип сөйләде Әлфия Һадиева.

«Халык сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңласын иде. Бу эшләр — илебезгә, республикабызга коронавирус таралмасын дип башкарыла. Аңлап бетермәүчеләр дә бар, Америкада да танышлар арасында коронавирус белән авыручылар булды. Урын өстендә ятмасалар да, өйләрендә генә уздыручылар бар», — дип аңлатып үтте ул.

Әлфия ханым кунакханәдә бүлмәләр чиста, шартлар яхшы булуын әйтеп узды. «Шул эшләрне башкаручыларга, Хөкүмәтебезгә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Хәләл ризыклар ашаталар. Барлык санитар таләпләрен үтиләр. Бүлмәдән чыкмыйбыз, ашауны контейнерда ишек төбенә китереп куялар. Тәрәзәдән күл күренеп тора, аккошлар, үрдәкләр йөзеп йөри — шунысы да күңелне тынычландыра», — дип сөйләде ул.