Татарстанның экология милициясе җыйган материаллар буенча 10 җинаять эше кузгатылган

5 очрак балык тоту кагыйдәләрен бозу белән бәйле
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Узган атнада Татарстаның экология милициясе җыйган материаллар буенча 10 җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабында хәбәр иттеләр.
5 очрак Түбән Кама һәм Кубышев сусаклагычларында, Ык һәм Зөя елгаларында балык тоту кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Калган очракларда законсыз рәвештә агач кисүчеләрне җаваплылыкка тартачаклар.