РФ Генераль прокуроры Татарстан прокурорының вәкаләтләр вакытын озайтты

Кафил Әмировка 60 яшь тулды
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка Татарстан прокуроры Кафил Әмировның прокуратура органнарында хезмәт кую вакытын озайтты.
Моннан тыш, Татарстан прокуроры прокуратура органнарында озак вакыт хезмәт итүе, закон үтәүне һәм хокук тәртибен ныгытуда керткән хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Мактаулы хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, дип хәбәр итте ТР Прокуратурасының матбугат хезмәте.