Бүген Татарстанда 1906 Торак милекчеләре ширкәте исәпләнә

Берничә елдан һәр муниципаль районда йортларның кимендә 20 проценты белән Торак милекчеләре ширкәтләре идарә итәргә тиеш
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Төбәкләр күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга федераль казна акчаларын алу өчен, “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы федераль законда каралган 13 шартны үтәргә тиеш. Шуның берничәсе коммуналь секторда нәтиҗәле идарә итә алучы милекчене эзләү, ягъни торак-коммуналь хуҗалыгыннан дәүләтнең китүе белән бәйле. Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган брифингта әнә шушы шартларның Татарстанда үтәлеше хакында сүз барды.

Закон буенча, финанс ярдәме бирелүче муниципаль берәмлекләрдә 2008 елда коммуналь оешмаларның яртысында устав капиталында дәүләт һәм муниципаль өлеш 25 проценттан артмаган булырга тиеш. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Евгений Волков хәбәр иткәнчә, 2007 елда бу шартны республикадагы 25 муниципалитет үтәгән булса, узган ел калган барлык муниципалитетлар аны үтәүгә ирешкән. Федераль закон таләпләре елдан-ел катгыйлана тора. Быел дәүләт өлеше 25 проценттан артмаган яки дәүләтнеке булмаган коммуналь оешмалар санын 80 процентка җиткерү бурычы куелган. Шушы ук шарт торак оешмалары буенча да үтәлергә тиеш. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары белдергәнчә, бүген 23 муниципаль берәмлектә инде торак-коммуналь оешмалар тулысынча дәүләт карамагыннан киткән.

Федераль закон шарты буенча, аны гамәлгә ашыру соңында һәр муниципаль районда йортларның кимендә 20 проценты белән Торак милекчеләре ширкәтләре идарә итәргә тиеш. 2008 елда ТМШ өлеше кимендә 5 процент булырга тиеш иде. Министр урынбасары, 2009 елда бу күрсәткечнең кимендә 10 процент булырга тиешлеген ассызыклады. Евгений Волков аңлатуынча, быел ул республика буенча инде 14 процентка җиткән. Аның торышы районнарга карап аерылса да, 10 проценттан түбән күрсәткеч юк.

Хәзерге вакытта Татарстанда төзелгән 1906 Торак милекчеләре ширкәте күп фатирлы 5859 йорт белән идарәне үз кулына алган. Ширкәтләрнең 1208 е Казанга туры килә. Башкалада күп фатирлы йортларның 11 проценты белән ТМШ идарә итә булып чыга. “Бүген төп кыенлык торак милекчеләренең ширкәтләрне оештыруда активлыгы җитмәүгә бәйле. Кешеләр ТМШ мөстәкыйль төзергә әле әзер түгел. Ә муниципалитетның аларны моңа мәҗбүр итәргә өстәмә мөмкилекләре юк. Муниципаль өлеш булган йортларда без, милекчеләр буларак, җыелышлар уздыру инициативасы белән чыга алабыз әле. Ә муниципаль өлеш булмаган йортларда моны эшли алмыйбыз”, -ди Торак-коммуналь хуҗалык буенча комитет рәисе урынбасары Алексей Фролов. Ул һәр торак милекчесесен үз йортларындагы хокукларын һәм бурычларын белеп, бу эшкә алынырга чакырды.

Бүген Торак милекчеләре ширкәтләренең төп керем чыганагын халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре тәэмин итә. Шулай ук төрле федераль программалар буенча финанслар алу мөмкинлеге дә кулланыла. “Тариф сәясәтен үткәрү буенча республикада актив эш бара. Шул сәбәпле бүген торак-коммуналь хуҗалыгына дотацияләр бирелми. Хезмәтләр өчен тулысынча аны кулланучылар түли. Халыкның бу төр хезмәтләргә тулысынча түләвен тәэмин итү өчен айлык субсидияләр дә каралган”, - ди Евгений Волков.

Күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүгә килгәндә, 2008 елга кадәр бу максатларга республикада 1-1,7 млрд.сум финанслар тотылган булса, узган ел федераль казнадан бу эшкә алынган финанслар күләме генә дә 1,9 млрд.сум булды. Республика, җирле казна һәм халык түләүләрен дә исәпкә алганда, 2008 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга 4,2 млрд. сум акча тотылды. Нәтиҗәдә 2066 йорт төзекләндерелеп, 404 меңнән артык халык яшәү шартларын яхшырта алды. Быел бу исемлекне тагын 417 мең татарстанлы тулыландырачак. 2009 елда республика Федераль фондтан безгә ремонт өчен каралган лимитның калган өлешен тулысынча алуга иреште. Федераль ярдәм 4,71 млрд.сум, 3,45 млрд. сум - республика казанасыннан бирелә. Ә барлыгы быел бу максатларга 9,7 млрд. сум юнәлдерелергә тиеш. Бу акчалар 2 мең 344 йортны төзекләндерүгә тотылачак. Евгений Волков белдергәнчә, Татарстан күп фатирлы йортларны ремонтлау өчен Федераль фондта үзенә каралган 6 млрд. 650 млн. сум лимитны алып бетерде. Программаны вакытыннан алда үтәп чыккан Татарстан, киләсе елга өстәмә рәвештә федераль фондтан тагын 1,5 млрд. сум акчага өметләнә ала. Билгеле булганча, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды 150 млрд. сум финансларны депозитка һәм кыйммәтле кәгазьләргә салган. Закон буенча, аннан алынган маржаны фонд төбәкләргә бүлә ала. Татарстан, шул сәбәпле, тагын 500 млн. сумлык финансларга өметләнә ала, ди төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.