Урал халыклары мәдәнияте, тарихы һәм фольклоры турында төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Урал халыклары мәдәнияте, тарихы һәм фольклоры турында төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

(Екатеринбург, 26 май, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбург шәһәрендә “Урал халыкларының милли мәдәнияте: милли үзенчәлекләр, тарих һәм үзара бәйләнеш перспективалары” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция тәмамланды. Конференциягә Мәскәү, Уфа, Пермь, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән күп кенә галимнәр-этнографлар җыелган иде.

Конференция Свердловски өлкәсе мәдәният министры урынбасары Ирина Терехованың сәламләү сүзе белән башланып китте. Ирина Борисовна үзенең чыгышында 130 төр милләт вәкилләре яшәгән Свердловски өлкәсендә хөкүмәт органнары тарафыннан алып барылган милли сәясәт үзенчәлекләренә кагылып үтте. Даими рәвештә алып барылган мониторинг, анализ һәм прогнозлар нәтиҗәсендә, милли оешмалар бик актив эшләгән өлкәдә милли мәдәниятләрне саклап калуга һәм үстерүгә мөмкинчелек тудырыла. Свердловски өлкәсе бюджеты карамагында төрле милләтләр белән эш алып баручы биш оешма эшләп килә - өлкә фольклор йорты, халык иҗаты йорты, милләтара китапханә, Урал халыклары һөнәрчеләр үзәге һәм халык мәдәнияте мәктәбе. Соңгысы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Нинди мәктәп ул һәм анда кайсы халык мәдәнияте турында сүз бара? Бактың исә, моннан унике ел элек шәһәр мәктәпләренең берсе рус халкының гореф-гадәтләрен һәм рус мәдәниятен тирәнтен өйрәнү юнәлешендә эшли башлаган икән. Әлеге мәктәпне Мәгариф министрлыгы түгел, Мәдәният министрлыгы финанслый.

Ирина Борисовна сөйләвенчә, милли сәясәтне системага салырлык рәтле закон булмауга карамастан, Свердловски өлкәсе Мәдәният министрлыгы халык иҗатын үстерүгә һәм милли мирасларны саклап калуга зур көч куя. Һәр ике ел саен өлкә күләмендә ел буе уздырыла торган милли мәдәниятләр фестивале - моның бер мисалы булып тора.

Свердловски өлкәсе фольклор йорты директоры Андрей Бобрихин фольклор йортының Урал халыклары этнографик үзенчәлекләрен өйрәнүдәге эше турында бик мавыктыргыч, кызыклы итеп сөйләп үтте. Үзенең чыгышында ул бер борчулы мәсьәләгә дә тукталмый калмады. “Төрле милләт вәкилләре белән аралашканда, үзләренең тамырларын, гореф-гадәтләрен, телен югалткан кешеләрне “руслашкан” дип атыйлар, - диде ул, - Минемчә, андый кеше руска әверелми, андый кеше бушка әверелә. Рус халкы арасында да үз мәдәниятен белми яшәүчеләр бихисап”.

Конференциядә чыгыш ясаучылар Уралда яшәүче төрле халыклар – рус, татар, башкорт, украин, немец, коми-пермяк, чегән, удмурт, мари һәм башкаларның авыз иҗатына тукталдылар. Төрле видеоязмалар да күрсәтелде. Казаннан килгән Ләйлә Леронова конференциядә катнашучыларга татар халык милли бәйрәме Сабантуйның тарихына, аның эчтәлегенә, үзенчәлекләре һәм бәйрәм алды йолаларына багышланган видеофильм күрсәтте. Свердловски өлкәсе фольклор йорты тарафыннан Урал татарларының корбан китерү йоласына багышланган видеоязма хәтта бик кызыклы дискуссия тууга да сәбәп булды. Сүз гадәттәге корбан бәйрәме турында түгел, тормышның башка очраклары турында, мәсәлән, яңгыр сорап, хасталарга сәламәтлек теләп, яисә әйткән нәзер өчен башкарылган корбан чалу турында барды. Шәкүр авылында төшерелгән видеоязмада корбан чалу йоласы хатын-кызның коръән укуыннан башлана. Конференциядә катнашучы башка мөселманнар бу хәл өчен бәхәс кузгатып алды.

Гомумән, конференция барышында кызыклы да, бәхәсле дә мизгелләр күп булды. Свердловски өлкәсе фольклор йорты директоры Андрей Бобрихин өлкәнең көньяк-көнбатышында урнашкан татар авылларында яшәүчеләрне 1552 елда Иван Грозныйның чукындыруыннан качып килгән Казан татарлары токымнары булуын исбатлаган тарихи материаллар барлыгын әйтеп узды. Уфадан килгән мөхтәрәм галимнәр исә ул авылларны тарихи башкорт авыллары дип атады. Алар әйтүенчә, узган гасырның 60 нчы елларында башкорт галимнәре тарафыннан уздырылган фольклор экспедицияләре бу халыкның башкорт булуын исбатлаган материаллар туплаган. Ә алар сөйләмендә татар сүзләренең күпләп очравы, алар фикеренчә, башкорт теленең бер диалекты гына булып тора.

Конференциядә катнашучылар арасында бу фикер белән килешмәүчеләр дә табылды. Уралда яшәүче бу халыкларның гасырлар буе иңгә-иң, Тукай әйтмешли, “тел, гореф, гадәт вә әхлак алмашып” яшәүләре, шуңа күрә дә аерым бер диалект барлыкка килүе турында фикер әйтүчеләр булды. Гомумән, бу тема бик кызыклы һәм киләчәктә тирән өйрәнүгә лаеклы дип табылды.

Фәнни-гамәли конференция файдалы һәм тирән эчтәлекле итеп оештырылган иде. Катнашучылар уртак эш темалары билгеләделәр, моңа кадәр тупланган материалларны бергәләп куллану ысулларын да таптылар.