Татарстанда коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган, әмма корбаннар бар

Татарстанда коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган, әмма корбаннар бар

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Татарстанның Югары Ослан районының Студенецы авылы янында җиһазландырылмаган урында коенганда 15 яшьлек яшүсмер батып үлгән.

Коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаса да, 10-26 майда республика сулыкларында сигез кеше баткан. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, күп очракта бәхетсез хәлләр суда үзеңне дөрес тотмау нәтиҗәсендә килеп чыга. Мисал өчен, майда тиешсез җирдә су коенып биш кеше баткан, министрлык коткаручылары ике кешенең гомерен саклап кала алган.

23 майда Яшел Үзәндә фаҗига булган. "Опель-Вектра" автомобилен йөртүчесе өч пассажир утырткан килеш, автомобиль белән идарә итә алмыйча - паром коймаларын сындырып, Иделгә төшеп киткән. Ике пассажир - егет һәм кыз батып үлгән, аларның үле гәүдәләре икенче көнне генә чыгарылган. Шул ук көнне республика сулыкларында тагын кеше ике кеше үлгән. Аларның берсе исерек хәлдә булуы билгеле.