Самараның фронтовик кызлары Казанның Сугышчан дус кызлар клубында кунак булачак

Самараның фронтовик кызлары Казанның Сугышчан дус кызлар клубында кунак булачак

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). 30 майда Казанга Самара шәһәреннән «Семен Буденный» теплоходы килә. Анда килүче ветераннар арасындагы Фронтовик дус кызлар клубы әгъзаларын Казандагы Ветераннар советы каршындагы Сугышчан дус кызлар клубы рәисе Нәкыя Корбангалина каршы алачак.

Нәкыя ханым әйтүенчә, Самарада яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар белән алар күптәннән элемтәдә тора. Узган ел ул аларда кунакта да булып кайткан. Күптән түгел Самара өлкәсенең сугышта катнашучы хатын-кыз ветераннар советы (элекке Фронтовик дус кызлар клубы) Надежда Решето Казандагы «дус кызларга» «Славные дочери Отчизны» дигән китап җибәргән. Самара өлкәсенең сугышта батырларча көрәшкән хатын-кызларына багышланган бу китап Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан чыккан.

Киләсе дүшәмбедә Казанның сугышчан дус кызлар клубы Шәһәрнең социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кунаклар белән очрашу уздыра. Сугыш афәтләрен кичкән хатын-кызлар чәй өстәле янында яшьлек хатирәләре белән уртаклашачак, шулай ук фронтта җырланган җырлар да яңгыраячак.