«Салават таңнары» исемле татар газетасы рәсми теркәлү үтте

«Салават таңнары» исемле татар газетасы рәсми теркәлү үтте

(Уфа, 26 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Салават шәһәрендә былтыр «Таң йолдызы» дип исемләнгән татар газетасы чыга башлаган иде. Хәзер аның исеме «Салават таңнары» дип үзгәртелде һәм ул рәсми теркәлү үтеп эшли башлады.

«Таң йолдызы» газетасын былтыр Салават шәһәре Татар иҗтимагый үзәге рәисе, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы һәм шәһәрдәге билгеле эшкуар Әсгать Рәфкать улы Корманаев оештырган иде. Узган елда, сынау сыйфатында, яңа татар газетасын шәһәрдәге «Салауат» исемле башкортча газетаның кушымтасы буларак нәшер иттеләр. Яңа басманы Салаваттагы татарлар гына түгел, ә башкортлар да яратып укыды. Төрле темаларга язылган мәкаләләр, файдалы киңәшләр халык арасында хөрмәт казанды. Ә бу ел башыннан «Таң йолдызы», башкорт газетасы канаты астыннан чыгып, үзаллы басма булып дөнья күрә башлады. Алай гына да түгел, хәзер ул ялтыравыклы, офсет кәгазьдә төсле итеп бастырыла. Укучылар соравы буенча, яңа басма рус телендә дә нәшер ителә. Салават шәһәре тарихында татар телендә нәшер ителүче тәүге газетаны милләттәшләребез зур куаныч белән кабул итте.

Газетаның шушы көннәрдә «Салават таңнары» дигән исем астында чыга башлавы да әбүнәчеләр тарафыннан хуплап кабул ителде. Баксаң, моңарчы Россиянең бер төбәгендә «Таң йолдызы» исемле газета чыгып килә икән инде. Шуңа да, кабатлау булмасын өчен, Салават журналистлары үз басмаларының исемен үзгәртергә карар кылды.

Татар газетасын оештыручы игелекле милләттәшебез Әсгатъ Корманаев: «Иманым камил, «Салават таңнары» һәрберебезнең күңеленә шифа бирүче, якты нур бөркүче газета булып балкыячак. Шәһәрдәге иң матур һәм иң укымлы басма булачак ул», – дигән ышанычта кала.