«Матбугат йорты» нәшриятында Сәмәния Шәрипованың яңа китабы чыкты

«Матбугат йорты» нәшриятында Сәмәния Шәрипованың яңа китабы чыкты

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Матбугат йорты» нәшрияты мөселман табибәсе Сәмәния Шәрипованың «Сихәтләнү серләре. Яман шештән дәвалану чаралары» дигән яңа китабын басып чыгарды.

Китапта зур тирияк — әҗәл даруы, яман шешнең билгеләре, нерв, бизләр һәм хирургия авырулары, шулай ук иммунитетны ныгыту чаралары дигән темалар яктыртыла. Сәмәния Шәрипова һөнәре буенча табибә. Пенсиягә чыкканчы ул Казанның Вахитов районындагы 2нче поликлиникасында авыруларны кабул итте. Инде күп еллар буе табибә сәламәтлеккә багышланган китаплар яза. Укучы аны «Кеше. Сәламәтлек. Ислам», «Әбүгалисина һәм халык медицинасы», «Ризыгың шифа булсын» һәм «Тайны здоровья» кебек китапларын укып белә.