Татарстанда коррупциягә каршы тикшерүләрнең нәтиҗәлелеге бер елда 62 процентка арткан

Республикада гади хезмәткәрләр генә түгел, җитәкчеләр арасында да коррупциягә каршы тикшерүләр үткәрелә.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне коррупциягә каршы тикшерү нәтиҗәләре буенча 2020 елда республикада 195 кеше җаваплылыкка тартылган.

ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе киңәшчесе Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ул Татарстанда 950дән артык муниципаль берәмлек исәпләнүен билгеләп үтте. Тулаем алганда, республикада 12 меңгә якын кеше керемнәре турында мәгълүмат бирә.

«2020 ел нәтиҗәләре буенча без 315 тикшерү уздырдык. Хезмәткәрләрнең тулы яки дөрес булмаган белешмәләр бирүенә бәйле 260 очрак ачыкланды. Шулар буенча 195 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Әгәр 2019 елның шул чоры белән чагыштырсак, тикшерүләр санының кимүе, әмма җаваплылыкка тарту дәрәҗәсе 41 проценттан 62 процентка кадәр артуы турында әйтергә мөмкин», - дип искәртте Рәхимов.

Ул республикада гади хезмәткәрләр генә түгел, җитәкчеләр арасында да коррупциягә каршы тикшерүләр үткәрелүен билгеләп үтте.