Татарстан тормыш итү өчен иң яхшы төбәкләр исемлегендә 11нче урынны алды

Төбәкләр рейтингын РБК басмасы һәм «Илкүләм кредит рейтинглары» агентлыгы аналитиклары төзегән.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Татарстан Россиядә тормыш итү өчен иң яхшы төбәкләр арасына керде. Республика федерациянең 85 субъекты арасында 11нче урынны били.

Гомуми зачетта Татарстан 4,71 балл җыйды. Республиканың җан башына ваклап сату итү әйләнеше буенча нәтиҗәсе иң яхшысы (5,9 балл).

Татарстанда уртача хезмәт хакы һәм 1 квадрат метрның уртача бәясе бер баллга тигез. Уртача хезмәт хакына карата кредитлар буенча «кичектереп түләү» нисбәте 4,7 балл тәшкил итә. Рәсми рәвештә эшләүчеләр саны буенча республика 4,7 балл җыйды.

Уртача хезмәт хакына карата банк депозитлары нисбәте буенча – 5,4; социаль өлкәдә җан башына туры килгән төп фондлар бәясе буенча 4,4 балл туплады.

Татарстанның торак белән тәэмин ителү дәрәҗәсе – 4,6, укытучылар белән – 5, табиблар белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 3 балл белән бәяләнә. Климатик шартлар республикага 4 балл китергән.

Узган ел белән чагыштырганда республиканың позициясе үзгәрмәгән.

Төбәкләр рейтингын РБК басмасы һәм «Илкүләм кредит рейтинглары» агентлыгы аналитиклары төзегән.