Татарстан пенсионерлары «Интернетка рәхмәт» Бөтенроссия бәйгесендә катнаша ала

Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнәчәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстанлыларны «Интернетка рәхмәт 2021» компьютер грамоталылыгына өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары җиденче Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыралар. Эшләр 15 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, конкурска нәтиҗәләрне 2021 елның ноябрендә ясау күздә тотыла, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйгедә компьютерда һәм интернетта мөстәкыйль рәвештә эшләргә өйрәнгән, шулай ук махсус курслар тәмамлаган пенсионерлар һәм 50 яшьтән узган кешеләр катнаша ала.

Җиңүчеләр «gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибә», «Минем интернет-казанышлар», «Интернет-эшкуар, интернет-эш бирүче», «Минем интернет-проект», «Минем иҗтимагый интернет-инициатива» һәм «Мин – интернет-йолдыз» номинацияләре буенча билгеләнәчәк.

Конкурста катнашу өчен сайтта заявка бирергә, анда бәйге нигезләмәсенә туры китереп язылган эссе һәм ике фото өстәргә кирәк.