Үзизоляция урыныннан сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта гына китәргә киңәш ителә

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре россиялеләргә үзизоляция урыныннан бары тик тормыш яки сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта гына китәргә киңәш итә.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре россиялеләргә үзизоляция урыныннан бары тик тормыш яки сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта гына китәргә киңәш итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөтенроссия гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән киңәшләргә сылтама белән хәбәр итә.

«Сез үзизоляция урыныннан бары тик тормышыгыз яки сәламәтлегегезгә куркыныч (янгын, газ шартлау, конструкция ишелү һ.б.) янаган очракта гына китә аласыз», - диелә институт сайтында дөнья күргән документта.

Галимнәр гражданнарга азык-төлек белән тәэмин итү һәм чүп түгеп керү өчен туганнары, волонтерлар яки күршеләре белән сөйләшеп куярга тәкъдим итә, шулай ук урамга чыгарга ярамаганлыгын һәм «өйгә азык-төлек китерүче затлар белән шәхси элемтәләр» булдырырга кирәклеген искә төшерә. Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, махсус хезмәтләрдә эшләүчеләр яки медицина хезмәткәрләрен чакырткан очракта, «изоляциядәге кеше» статусы турында хәбәр итәргә кирәклеген искәртә.