Песков Путинның ил гражданнарына яңа мөрәҗәгать белән чыгачагын әйтте

РФ Президенты үз мөрәҗәгатендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең үсеш перспективаларына бәя бирәчәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путин яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять буенча ил гражданнарына яңа мөрәҗәгать белән чыгарга мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы дәүләт башлыгының матбугат сәркатибенә сылтама белән хәбәр итә.

«Киләсе атнада дәүләт башлыгының безнең перспективаларга үз бәясен биргән яңа белдерүен ишетербез дип уйлыйм», - диде Дмитрий Песков.

Ул билгеләп үткәнчә, үзизоляция режимыннан чыгу этаплап гамәлгә ашырылачак, әмма ул «этаплар»ны әле әзерләргә кирәк.

Россия Президенты коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә ил гражданнарына 25 мартта һәм 2 апрельдә мөрәҗәгать иткән иде инде.