Казанлылар, үзизоляция режимына да карамастан, ишегалдында дискотека оештырган

Шау-шулы кичәне күршеләре видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанлылар, үзизоляция режимына да карамастан, ишегалдында дискотека оештырган. Шау-шулы кичәне күршеләре видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырган.

Үзизоляция режимы кертелүгә дә карамастан, кичә Әмәт магистралендә урнашкан 6нчы йортның аскы катындагы фатирларның берсендә шау-шулы бәйрәм оештырганнар. Кайсыдыр мизгелдә компания күңел ачуын урамда - фатир тәрәзәсеннән яңгыраган көчле музыка астында дәвам иткән.

Әлеге йортның ишегалдында һава сулап йөргән өлкәннәр һәм балаларда да әлеге кичәнең шаһитлары булган.