Италиядә ил чикләре туристлар өчен ел ахырына кадәр ябык булачак

Май аенда Италиядә коронавирус инфекциясе таралу аркасында ябылган музейлар һәм төп истәлекле урыннар эшли башлаячак.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Италия ел ахырына кадәр чит ил туристлары өчен чикләрен ачмаячак. Республиканың мәдәният һәм туризм министры Дарио Франческини La Repubblica газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Чикләрне ачу эпидемиологик вазгыять һәм һәр дәүләтнең үз сәясәтенә бәйле булачак», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Франческини май аенда Италиядә коронавирус инфекциясе таралу аркасында ябылган музейлар һәм төп истәлекле урыннарның эшли башлаячагын әйтте.

Алар арасында Колизей һәм Помпеи кебек тарихи урыннар бар.