Бөгелмә укучылары онлайн режимда Россия очучы-космонавты белән очрашты

Балаларга Сергей Рыжиковның берничә ай дәвамында Галәмдә булу тәҗрибәсен белү кызыклы булды.

(Бөгелмә, 26 апрель, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Югра Думасы каршындагы Яшьләр парламенты «ВКонтакте» платформасында Россия Федерациясе Герое, Россия Федерациясе очучы-космонавты, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины Сергей Николаевич Рыжиков белән очрашу оештырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Онлайн-чарага Бөгелмәдәге 3нче мәктәпнең 3 «г» сыйныф укучылары да кушылды. 

Бу очрашу үз-үзеңне изоляцияләү шартларында аеруча актуаль иде.

Балаларга Сергей Рыжиковның берничә ай дәвамында Галәмдә булу тәҗрибәсен белү кызыклы булды.

Онлайн очрашу барышында балалар космонавтка аның тормышы һәм орбитада эшләүгә кагылышлы күп сораулар бирделәр.