Анна Попова россиялеләрне Май бәйрәмнәрендә үзизоляция режимын бозмаска чакырды

Роспотребнадзор башлыгы искәрткәнчә, әгәр гражданнар үзизоляция режимын үтәвен дәвам итсә, ил инфекция йоктыручылар саны күпләп артуын булдырмый калачак.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова россиялеләрне Май бәйрәмнәрендә үзизоляция режимын бозмаска чакырды. Федераль хезмәт җитәкчесе «Россия 1» каналындагы «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Попова искәрткәнчә, әгәр гражданнар үзизоляция режимын үтәвен дәвам итсә, ил инфекция йоктыручылар саны күпләп артуын булдырмый калачак.

«Пик – ул шартлау, бездә әле бернинди шартлау да юк. Бу – үз алдыбызга куйган бурычларның берсе иде. Бүгенге көндә без аның гамәлгә ашырылуын күрәбез. Бары тик бәйрәмнәрдә тугарылып китмәскә кирәк», - дип искәртте Роспотребнадзор башлыгы.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үзизоляция режимын Май бәйрәмнәрендә дә дәвам итү тәкъдиме белән чыккан иде. Шунысын да искәртик: коронавирус инфекциясе таралу аркасында Җиңү көненә багышланган барлык чаралар билгесез вакытка кадәр кичектерелде.

Соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 6361 яңа очрагы (шуның 71е – Татарстанда) теркәлгән. 517 кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган.