Алабуга социаль оешмалары үзизоляциягә ябыла

Психоневрология интернаты пациентлары, картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән бергә сиксәнгә якын хезмәткәр яшәячәк.

(Казань, 26 апреля, «Татар-информ»). Киләсе атнадан Алабугада психоневрология интернаты белән картлар һәм инвалидлар йорты тулысынча үзизоляциягә ябыла. Әзерлек эшләре алып барылган. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.

Алабуга Социаль яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу оешмаларда пациентлар һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә сиксәнгә якын хезмәткәр яшәячәк.