Рәдиф Кашапов Илназ Гариповның “Мин татарча сөйләшәм”дә җырламавына аңлатма бирде

“Илназ Гарипов форматка туры килмәде”, - диде Рәдиф Кашапов.
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Җырчы Илназ Гариповны “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштырмаганнар. Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең катнашу-катнашмавы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов белән хәл ителде дигән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе бу хакта Рәдиф Кашаповның үзеннән сорады.“Илназ Гарипов форматка туры килмәде. Әйдәгез комментарийларсыз калдырыйк. “Комментарийларсыз” дип языгыз”, - диде хәбәрчегә Рәдиф Кашапов.