Азнакайда Чернобыль геройларын хөрмәтләделәр

Районнан һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 93 кеше катнашкан.
(Азнакай, 26 апрель, "Татар-информ", "Маяк" , Алла Влади). Бүген “Акчарлак” ресторанында Чернобыль атом электростанциясе авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларны хөрмәтләделәр. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.Иң зур техноген катастрофадан соң 33 ел узган. Районнан аны ликвидацияләүдә 93 кеше катнашкан. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чарада катнашучыларга рәхмәтен белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.