Казан юридик институты башлыгы хәзер шушы вазифаларны башкаручы

Бу РФ ЭЭМ уку йортлар эшчәнлеген оптимальләштерү һәм структур яктан үзгәртүгә бәйле

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Россия ЭЭМның Казан юридик институты башлыгы булган милиция генерал-майоры Фоат Канәфи улы Зиннуров, РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев әмере белән, хәзер шушы вазифаларны башкаручы итеп билгеләнгән.

ТР буенча ЭЭМның мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге моны РФ ЭЭМ уку йортлар эшчәнлеген оптимальләштерү һәм структур яктан үзгәртүгә бәйле дип аңлата.