Вакцинация узган туристлар өчен Пхукет утравы ачылырга мөмкин

Бүген Икътисади вазгыять идарәләре үзәге Туризм эшләре буенча идарәнең 1 июльдән ачылу турындагы тәкъдимен раслады.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 1 июльдә коронавирустан вакцина ясаткан туристлар өчен Таиландның Пхукет утравы ачылырга мөмкин.

Бүген Икътисади вазгыять идарәләре үзәге Туризм эшләре буенча идарәнең 1 июльдән ачылу турындагы тәкъдимен раслады. Бу турыда Үзәккә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта Пхукет рәсми ачылганчы ил премьеры Прают Чан-Оча Идарәгә җирле хакимият һәм COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш үзәге белән планнар турында фикер алышырга йөкләде.