Түбән Камада янгыннан зыян күргән хайваннар приютында төзекләндерү эшләре бара

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчеләре махсус программа булдыру белән шөгыльләнә.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Янгыннан зыян күргән приют территориясендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин йөкләмәсе буенча яңа бина төзү һәм кирәкле инженерлык коммуникацияләре үткәрү буенча эш тулы куәтенә бара.

Хәзер приютта алтмышлап хайван калган, элек песиләр тоткан урынга хәзер этләрне урнаштырганнар, ә песиләрнең күп өлешен вакытлыча карап тору өчен, битараф булмаган кешеләргә таратканнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Билгеле булганча, Лира Шәмсетдинова төзегән хосусый приют Олы Афанас авылы территориясендә урнашкан. Приют электр белән җылытыла торган берничә мөстәкыйль ясалган корылмадан тора. Күптән түгел биредә янгын чыгып, күп хайван үлде.

Элегрәк хакимият приютка ярдәм йөзеннән 100 мең сум акча бүлеп биргән иде. Хосусый приютлар эше Түбән Кама мэры контролендә кала һәм хәзер Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчеләре махсус программа булдыру белән шөгыльләнә.