Татарстан Прокуратурасы бизнесны карантин шартларын бозмаска чакыра

Бүгенге көннән фитнес-үзәкләр, бассейннар, кинотеатрлар, төнге клублар, балаларның уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре вакытлыча эшләүдән туктаячак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Прокуратурасы бизнесны карантин шартларын бозмаска чакыра. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосында белдерүләренчә, хәзерге вакытта төрле хакимият органнары ил территориясендә коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен тиешле чаралар күрә.

21 марттан Татарстанда кальян тарту тыелды. Шулай ук катнашучылар саны 20 кешедән артса, спорт, халык алдында үткәрелә торган һ.б. чаралар уздырылмаячак.

26 марттан фитнес-үзәкләр, бассейннар, кинотеатрлар, төнге клублар, балаларның уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре һ.б. вакытлыча эшләүдән туктаячак.

Закон нигезендә, әлеге чара гадәти гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Республика прокуратурасында искәртүләренчә, закон таләпләрен бозучылар җинаять җаваплылыгына һәм штрафка тартылачак, яки оешманың эше 90 көнгә туктатылачак.

«Республикада яшәүчеләр халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча хакимият органнары тарафыннан күрелә торган чараларга җаваплы карасын иде. Эшкуарлык бергәлеге субъектларына халык арасында яңа коронавирус инфекциясе таралуына ярдәм итә торган вакытлыча тыелган һәм башка төрдәге эшчәнлекне туктатып торырга тәкъдим итәбез», - дип искәртте Руслан Галиев.