Әлмәт ветераннары «Җиңүнең 75 еллыгы» медальләре белән бүләкләнде

Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән котладылар.

(Әлмәт, 26 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт ветераннары «Җиңүнең 75 еллыгы» медальләре белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.


Татарстан хөкүмәтеннән Әлмәт районы кураторы Сергей Крайнов шәһәрдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән дә котлады. Габделхак Нуруллин үзенең 93 яшен билгеләп үтә, ә Роман Бугровка иртәгә 95 яшь тулачак.

Моннан тыш, хөрмәтле якташларыбызга башкарма комитет, социаль яклау идарәсе һәм ветераннар советы вәкилләре дә котлау сүзләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.