news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара волонтёрлары өлкән кешеләргә булыша башлады

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ачылган «кайнар линия» телефоны бүген беренче шалтыратучыны кабул итте.

Кукмара волонтёрлары өлкән кешеләргә булыша башлады
Алсу Сәләхетдинов

(Кукмара, 26 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны» Алсу Сәлахетдинова). Кукмара волонтёрлары өлкән кешеләргә булыша башлады. Ярдәм коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда 60 яшьтән узган, ялгыз яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәренә азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар отряды төзелде, шалтыратулар кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны да булдырылды.

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ачылган «кайнар линия» телефоны бүген беренче шалтыратучыны кабул итте. Кукмарада яшәүче 85 яшьлек апага ипи кирәк иде.

Районның актив яшьләреннән торучы волонтерлар төркемендә 25 кеше бар. Шуларның икесе — күппрофильле лицейның физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Ришат Шәйдуллин һәм Кукмара музыка мәктәбе мөгаллимәсе Наталья Семеновалар беренчеләрдән булып өлкән апаның гозерен үтәп кайтты.

«Балаларым Түбән Камадада яшиләр. Җайлары булу белән кайтып булышалар. Әле кызым озак вакытлы ялда иде, минем янда яшәп, барлык кирәк-яракны сатып алып китте, — ди ул. — Аякларым авырткач, быел кыш буе урамга чыгып йөри алмадым.

Өем яныннан узып баручыларга: «Кайтышлый ипи генә алып кайтып бирә алмассызмы?» — дип сорыйм да, алар кертеп чыгалар иде. Очраклы танышларның берсе «кайнар линия”гә шалтырату мөмкинлеге турында әйтте, телефон номерын да бирде. Мин кесә телефонымнан элемтәгә чыктым, исемемне, кайда яшәвемне, ничә яшьтә булуымны җиткердем һәм гозеремне әйттем. Телефонның икенче очындагы кеше ипләп кенә тыңлады, язып алды. Шалтыратудан соң озак вакыт үтмәде, кайнар икмәкле дә булдым. Волонтерларга бик зур рәхмәт».

Өлкәннәр игътибарына! Кукмара шәһәренең Степан Разин урамындагы «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ачылган «кайнар линия» телефоны — 8(84364) 2-84-37. Мошенниклардан саклану өчен волонтерларга башкарыласы хезмәт өчен акча тапшырганчы алардан таныклык күрсәтүне сорарга кирәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100