Әлки районы үзәк хастаханәсендә 28 мартта “Ачык ишекләр көне” үткәрелә

Теләгән һәркем бу көнне флюорография тикшерүе үтә һәм фтизиатр консультациясен тыңлый ала.

(Әлки, 26 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы үзәк хастаханәсендә 28 мартта “Ачык ишекләр көне” үткәрелә, дип яза җирле басма.

Теләгән һәркем бу көнне флюорография тикшерүе үтә һәм фтизиатр консультациясен тыңлый ала.

Үзенең саулыгы турында кайгырткан һәр кеше флюорография узарга чакырыла. Үпкә чирләрен алдан ачыклау аларны уңышлы дәвалаларга мөмкинлек бирә.