Узган ел Татарстанда йод белән баетылган 3,5 мең тонна азык-төлек җитештерелгән

ТР да яшәүчеләрдә калкансыман биз авырулары табибларны борчуга сала

  (Казан, 26 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган ел Татарстанда йод белән баетылган 3,5 мең тонна азык-төлек җитештерелгән. ТР да яшәүчеләрдә калкансыман биз авырулары табибларда борчу уята. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТР буенча баш санитар табибы Марина Патяшина белдерде.
Киңәшмәдә Россиянең танылган галимнәре катнашты.
М.Патяшина сүзләренә караганда, узган ел ТР да йод белән баетылган азык-төлекләр ярдәмендә халыкның сәламәтлеген ныгыту турында махсус карар кабул ителде.
М.Патяшина белдергәнчә, 2013 ел белән чагыштырганда, узган ел йодка баетылган азык-төлек күбрәк җитештерелгән. Татарстанда яшәүчеләр икмәк-күмәч продукциясе, сөт эшләнмәләр, эчә торган су сатып ала.
Беренче чиратта, йод белән баетылган продукция балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җибәрелә. Татарстанның сәүдә челтәрләрендә йодлы тоз күләме кими, дип билгеләп үтте М.Патяшина. Сатып алучыларга тозның йодка баетылганын сайларга кирәк.
ТР санитар табибы белдергәнчә, соңгы елларда азык-төлекләрне йод белән баету нәтиҗәсендә калкансыман биз авыруларыннан интегүчеләр саны кимегән. Тикшерүләр балалар һәм өлкәннәр арасында да үткәрелде.
М.Патяшина сөйләвенчә, узган ел азык-төлеккә кушыла торган 1 мең тоннадан артык тоз тикшерелгән. Аның бары тик 2,5 проценты гына тиешле таләпләргә туры килмәгән. Моннан тыш йодка баетылган продукцияләрдән 110 үрнәк алынган, алар тулысынча тиешле таләпләргә җавап биргән. Бер ел элек тикшерү вакытанда сыйфатсыз үрнәкләр ачыкланган иде, - дип белдерде М.Патяшина.