Чаллыда хәзер иске мебельне дә чыгарыр урын була

Моның өчен махсус мәйданчыклар булдырыла

 (Казан, 26 март , “Татар-информ”). Чаллының күп фатирлы йортлар урнашкан җирлектә зур габаритлы калдыклар өчен махсус мәйданчыклар төзелә.

2015 елның 1 гыйнварыннан зур күләмле (иске мебель) чүп-чарны читкә чыгару тәртибе үзгәрде. Элек бу эш идарә компанияләре җаваплылыгында булса, хәзер ике предприятиегә йөкләнде. Әйтик, “Мехуборка” хезмәткәрләре “Челныстройремонт” һәм “Электротехников” идарә компанияләре хезмәт күрсәтә торган йорт яннарын эре габаритлы калдыклардан арындыра. “Горкоммунхоз” исә калган идарә компанияләре белән эшли.

Мондый иске-москылар атнага бер тапкыр һәр подряд оешмасы мәйданыннан чыгарыла. Төгәл график булгач, бернинди өзеклек юк, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.