Азнакайда акча урлаган карак туганы булып чыккан

Биредә дистә меңнәрчә сум турында сүз бара

 (Казан, 26 март , “Татар-информ”). Бүген кайбер  яшьләр үз туганнарын төп башына утыртудан да тартынып, куркып тормыйлар. Әнә узган атнада берәү авылга кунакка кайткан туган тиешле кешенең сумкасыннан ачкычын алып, шәһәргә китә һәм, фатирына кереп, 70 мең сум акча урлап чыга. Әлеге кыңгыр эш тә тиз арада фаш ителә, дип вакыйганы сурәтли Азнакайның “Маяк” басмасы.