news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов татар телен үстерүдә Теләче районы эшчәнлегеннән канәгать булуын әйтте

Мәгариф оешмалары белән танышу барышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары балаларның туган телдә фикерләү дәрәҗәсен тикшерде.

Марат Әхмәтов татар телен үстерүдә Теләче районы эшчәнлегеннән канәгать булуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар телен үстерү буенча Теләче районы эшчәнлегеннән канәгать булуын әйтте.

«Теләче мәгариф учреждениеләрендә эшнең эчтәлеге миңа ошады. Район башлыгының татар телен саклауга һәм үстерүгә мөнәсәбәте әйбәт. Ул ел дәвамында бу эшне эзлекле рәвештә алып барырга вәгъдә бирде. Үзләренең комиссияләрен дә, программаларын да булдырганнар», — диде журналистларга Марат Әхмәтов.

25 февральдә Марат Әхмәтов Теләчедә Казан арты районнары башлыклары белән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Аның алдыннан кунаклар район үзәгендәге «Кояшкай» татар балалар бакчасы, урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә эшчәнлеге белән танышты.

Танышу барышында комиссия рәисе балалар белән аралашуга игътибар юнәлтеп, аларның туган телдә фикерләү дәрәҗәсен тикшерде. «Кояшкай» бакчасында тәрбияләнүче хәтта өч рус баласы да татар телендә иркен сөйләшә алуын күрсәтте. Тәрбиячеләр сүзләренчә, алар татар телен әти-әниләренә караганда яхшырак белә.

Теләче урта мәктәбе белән танышканда уку йортына ике ел элек директор итеп билгеләнгән Айнур Хафизов фәннәрне укыту электән рус телендә баруын әйтте. «Мин монда килгәч, күпчелек татар балалары укыган мәктәптә дәрестән тыш чараларның да рус телендә баруы белән килешә алмадым. Хәзер ул чаралар күбесенчә татар телендә бара», — диде ул.

Директор мәктәптә быел бөтен стендларны ике теллегә алыштырылганын әйтте. Киләсе уку елыннан дүрт беренче сыйныфның өчесен татар класслары итеп тупларга планлаштыралар. Тәнәфестә балалар үзара татар телендә аралашуы күренде.

Киңәшмәдән соң журналистлар Марат Әхмәтовтан Татарстанда татар телен үстерүгә комачаулаган киртәләр турында сорады.

«Татарстанда яшәсәк тә, зур дәүләтебез күзлегеннән караганда, рухи ихтыяҗның сай булуы сизелә, чөнки милләттәшләребез арасында „Миңа нәрсә бирә ул татар теле“ дигән фикер дә яши. Бигрәк тә яшь әти-әниләрдә сизелә бу. Шуңа күрә алар балаларын бакчага, мәктәпкә биргән вакытта күбрәк рус телендә белем бирүне максат итеп куя», — диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары туган телендә белем бирүне, баланың интеллектуаль үсеше, сәләте ачылуы өчен киләчәктә отышлы буласын әйтте. Ул бу фикерне әти-әниләргә сеңдерергә кирәклегенә басым ясады.

«Мәгариф учреждениеләре өчен бу бик зур бурыч. Яңа уку елында без аларның башкарган эшләренә нәтиҗә ясаячакбыз. Телнең матурлыгын, әһәмиятен ата-аналарга никадәр җиткерә алуларын сораячакбыз», — диде Марат Әхмәтов.



Галерея: Теләче мәктәбе, Кояшкай балалар бакчасы район башлыкларын кабул итүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100