Баулы телевидениесе һөнәр турында тапшырулар циклын эшләгән

Телетапшыруларга профессиональ эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз көчләрен сынап карарга теләгән балалар чакырыла.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Баулы телевидениесе Баулы районы мәгариф бүлеге белән берлектә «Минем булачак һөнәрем» дигән тапшырулар циклын башлап җибәрә. Телетапшыруларга төрле профессияләр белән кызыксынган балалар чакырыла.

3нче мәктәп укучысы Никита Гобәйдуллин беренче булып журналист һәм телевидение алып баручысы һөнәре белән танышты. Бу хакта «Слава труду» газетасы яза.

Никитаның телевидениедә иртәсе планеркадан башланды. «Баулы-информ» җитәкчесе Евгений Леванова Никитага эш буенча беренче инструктаж һәм беренче биремне бирде. Ул аңа бүген телевидениенең һәм журналистларның ничек эшләвен аңлатты.

Беренче «эш көнендә» Никитага бозлавык турында сюжет һәм фоторепортаж төшерү бурычын куйдылар.

Остаз сүзләренчә, телевидение алып баручысы беренче күрүдә тамашачыны үзенә каратырга тиеш. Шулай ук бу һөнәр вәкилләрендә яхшы куелган, төгәл сөйләм һәм матур тавыш булырга тиеш.