news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә җитәкчеләр өчен сөйләм теле буенча мастер-класс булды

Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре татар телендә ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча лекцияләр укыды.

Балык Бистәсендә җитәкчеләр өчен сөйләм теле буенча мастер-класс булды
http://rsloboda-rt.ru/

(Балык Бистәсе, 26 февраль, «Татар-информ», «Авыл офыклары»). Бүген Балык Бистәсе районына Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.  Алар район мәдәният йортында җитәкчеләр һәм төрле тармакта эшләүчеләр өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрде.

Чарага районда яшәүче ике йөзгә якын кеше килде. Алар арасында муниципаль район депутатлары, башкарма комитет җитәкчеләре, хуҗалык һәм предприятиеләр, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, оциаль яклау хезмәте, пенсия фонды һәм башка структура җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, халык белән эшли торган хезмәткәрләр бар иде.

Чара шигъри-музыкаль композиция белән башланып китте. Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре татар телендә ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча «Чыгыш ясау сәнгате һәм төп җитешсезлекләр», «Татар әдәби сөйләмә тел төшенчәсе һәм нечкәлекләре» «Актерлык осталыгы сәхнәдә генә түгел тормышта да» темаларына лекция укыдылар.

Чараның икенче өлешендә мастер-класс үткәрделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100