Зәйдә «Бөек Җиңүгә 75 ел» медальләрен тапшыралар

Медальләр үсмер, бала чакта концлагерьлар тоткыны булган ветераннарга, тылда тырыш хезмәт куйган бер төркем мөхтәрәм затка тапшырылды.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәйдә тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшыру башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов аппарат киңәшмәсе алдыннан, үсмер, бала чакта концлагерьлар тоткыны булган ветераннарга, тылда тырыш хезмәт куйган бер төркем мөхтәрәм затка район активы каршында медальләр тапшырды. Зал аларны аягүрә басып алкышлады.