news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удачина: Безнең бурыч - нинди генә катлаулы хәл булганда да, кешеләргә ярдәм итү

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Нурлат халкы белән очрашу үткәрде.

Удачина: Безнең бурыч -  нинди генә катлаулы хәл булганда да, кешеләргә ярдәм итү
Артур Казанцев

(Нурлат, 26 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, тормыш хәле авыр булуга карамастан, кешеләргә ярдәм итүне төп бурыч итеп атады. Бу хакта ул Нурлат халкы белән очрашуда сөйләде.

Сәфәр барышында ул гомуми белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук җирле сырхауханәдә булды.

«Безнең Нурлат районына бүгенге эш сәфәре планлы, аерым берни белән дә бәйле түгел. Ел дәвамында республика районнарының яртысын без гадәттә уздырыла торган эш кысаларында карыйбыз. Без балалар учреждениеләренә уку елы дәвамында йөрибез, кагыйдә буларак, бу -мәктәпләр, балалар бакчалары. Мәгариф һәм тәрбия торышына игътибар итәбез. Шуңа күрә мәктәпләрне тикшерү әле тәмамланмаган», - диде Удачина.

Мәктәпләрдә балалар клублары да була ала, алар балаларга төрле юнәлешләрдә үсәргә мөмкинлек бирә, дип өстәде ул.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100