news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия гражданлыгын алуны гадиләштерү тәкъдимен хуплады

Дәүләт башлыгы Эчке эшләр министрлыгын һәр очракка аерым игътибар белән карарга өндәде.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Президенты Владимир Путин Россия гражданлыгын алу процедурасын гадиләштерүне хуплады. Бу хакта ул Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә әйтте.

Илдә гадиләштерелгән тәртиптә Россия гражданлыгын алу мөмкинлеген Донбасс халкына бирделәр. Шулай ук ватандашлар өчен күченү һәм гражданлык алу процедуралары да җиңеләйтелгән, дип искәртте дәүләт башлыгы.

«Алга таба да законнар базасын камилләштерергә кирәк, ә иң мөһиме — бу юнәлештә хокук куллану практикасын. Мин һәр конкрет очракка игътибар итүегезне һәм үз язмышларын Россия белән бәйләргә теләгән кешеләргә карата яхшы, кешелекле мөнәсәбәттә булуыгызны сорыйм», — диде ул.

Шул ук вакытта законсыз миграция юлына ышанычлы киртә куярга кирәк, дип өстәде Владимир Путин. Хезмәт базарындагы вазгыять контролендә беренче чиратта Россия гражданнарының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100